Авыл клубы төзелә башлады
31 августа 2025
Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан аның туган авылы Кече Шырданда зур үзгәрешләр барлыкка килде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус карары нигезендә Каюм Насыйри урамына асфальт юл салынды. Инде менә яңа карар нигезендә авыл клубы тәзелә башлады. "Бу клуб безгә кирәк. Элеккеге клуб авария хәлендә иде. Татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган кичәләрне, башка чараларны үткәрергә урын булмады. Хәзер менә яңа клублы булачакбыз. Сүз уңаеннан шуны да әйтим - клуб проектын үзем җитәкләгән "Акведук" ширкәте эшләде. Бик уңайлы, функциональ бина булачак", - ди "Каюм Насыйри туган җирне торгызу" фондының башкарма директоры Асия Наил кызы Гобәйдуллина.